Мин берлинны алдым

Category: Poetry
Юаш кына малай идем,
Чебен дә үтермәдем,
Усал кеше булырмын дип,
Уйга да китермәдем.

Ярата идем шау-шулы
Язгы сабан туйларын,
Мәш килгән кырмыскаларны,
Яшел Идел буйларын.

Осланның тавына менеп,
Иделгә карый идем,
Пароходлар, көймәләрне,
Салларны саный идем.

Иртән үк Идел өстеннән
Таралып беткәч томан,
Күренә иде Казаным
Миңа зур завод сыман...

Сокланып күзәтә идем
Ял иткән минутларда
Ак күбәләкләр очуын
Зәңгәрсу болытларга...

Балалар йортыннан чыккан
Бер юаш бала идем,
Үлгән песине күрсәм дә
Гаҗәпкә кала идем.

Үзгәреп киттем кинәт мин:
Булдым ут, булдым болыт,
Яшеннәр кебек яшьнәдем,
Күкрәдем күкләр булып.

Якладым Мәскәү җирләрен
Янар утларга кереп,
Җан тетрәде фашист дигән
Шакшы ерткычны күреп.

Дошманга утлар яудырып,
Сугышта усалландым,
Әсир һәм кол булмас өчен
Берлин каласын алдым.

«Казан» исемен язып куеп
Рейхстаг диварына,
Ашкындык танк өстендә
Прага юлларына.

Җиңеп кайттылар Иделнең
Ир-егет агайлары;
Сезгә булсын якты дөнья,
Илебез малайлары.

Курку белмәс солдат булдым
Дошманның өннәрендә...
Тагын тыныч төзүче мин
Туган як җирләрендә!

Available translations:

Tatarish (Original)