Мин табышмак чишәм

Category: Poetry
Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.
Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан,
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.
Яралганмын җил-давыллар узып
Исән калган агач башларыннан,
Диварларга нигез булып яткан
Истәлекле кабер ташларыннан.
Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан...
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп, әнкәм мине тапкан.
Тапкан, табышмакка җавап итеп,—
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен...
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.
«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен» —
Еллар минем аяк-кулны чишкән;
«Тапкырлыкның татлы тәмен белсен»
Туган халкым сөйләр телне чишкән.
...Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Хәзер инде дөнья, чишәр өчен,
Үз алдыма табышмаклар куйган.
Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,
Мин табышмак чишәм нәселемә.
Аяк-кулын вакыг чишәр аның,
Сөйләр телен кемнәр чишәр менә...
...Мин табышмак чишәм нәселемә.
1972.

Available translations:

Tatarish (Original)