Мин үзем сәер икән...

Category: Poetry
Сиздем, дуслар, сәгатемнең,
Сиздем сәер гадәтен;
Сиздем сәер гадәтен мин —
Соңга кала сәгатем.

Ни дип тә әйтергә белмим,
Ни булды, нәрсә сәбәп:
Тибешеннән йөрәгемнең
Ник артка кала сәгать?

Йөрмидер кебек телләре,
Карыйм да кабат борам.
Очрашу көткән көннәрне
Гел шуңа карап торам.

Сәер ашкыну бар миндә —
«Көтәм!» дигәндә иркәм,
Сәгатем соңгарыр дим дә,
Өч сәгать алдан китәм...

Сәгатьне юкка борганмын,
Аңлатты, хәер, иркәм:
Үләрдәй гашыйк булганмын,
Мин үзем сәер икән...

Available translations:

Tatarish (Original)