Ни өчендер үзгә

Category: Poetry
Кояш — шул үк Кояш инде,
Әмма бераз сүрәнләнгән,
Чигәсенең чәчләренә
Кырау бәргән.

Ай да шул үк Ай бит инде,
Тик күзләрендә моңсулык-
Без бәхетлеләргә карый
Нәүмиз булып.

Көн дә шул үк көн бит инде,
Тиле-миле тик һавасы —
Аңа да кирәк тукталып
Уйланасы...

Төне дә шул үк төн сыман,
Әмма башка яктлыгы — 
Караңгылык челтәреннән
Ага моңы.

Без үзебез дә — үзебез,
Бездә булган — үзебездә...
..Тик нигәдер көн дә, төн дә,
Ай-Кояш та үзгә.

Available translations:

Tatarish (Original)