Нота

Category: Poetry
Бу шигырь ип. Воровскийны үтерү
хәбәрен ишеткән төнне язылып,
икенче көнне «Комбинат» тарафыннан
басылып, манифестациядә таратылып йөрелде.

Илебезне җимрер, талар өчен,
Комсыз байлар, лордлар, түрәләр
Бүген анда, канлы Европада,
Тәре үбеп антлар бирәләр.
Соң сез, мәгърур, көчле ил уллары,
Шуңа карап башыгыз иямсез?!
Мескеннәрчә тагын, оялмыйча,
Коллык богауларын киямсез?!
Юк, юк!
Күкрәгендә ирек хисе булган
Һичбер кеше моңа баш имәс!
Ышанмыйбыз, юк, юк, ышанмыйбыз,
Ил уллары алай кимсенмәс!!

Илебезнең иркен туфракларын
Таптатмаска антлар итәбез!
Әй, сез, лордлар, ерткыч юлбасарлар!
Мәйдан ачык,
Сезне көтәбез!!
Без ирекне җанлы коллык белән
Алмаштырып сайлый алмыйбыз!

Күрәсезме?! —
Сезгә нәфрәт итеп,
Көлә-көлә кылыч сайлыйбыз!
Яки безгә үлем, яки сезгә,
Ишетегез!
Илчебезнең канын даулыйбыз!!

Available translations:

Tatarish (Original)