Очраштырдың безне нигә...

Category: Poetry
Очраштырдың безне нигә, язмыш,
Аерасын белгәч алдан ук?
Яраламый гына чыгамыни
Ике җанны тоташтырган ук?!

Озак канар әле ике йөрәк,
Төзәлсә дә калыр эзләре.
Карап торыр күктән мәхәббәтнең
Үпкә белән тулы күзләре.

«Аерылулар бездән тормый», — диеп
Төйсәк тә без ярсып күкрәкне.
Ышандыра алмабыз шул моңа
Ярадан кан тамган йөрәкне.

2002.

Available translations:

Tatarish (Original)