Өйрәнеп кенә киләм

Category: Poetry
Бер күрсәм дә гашыйк булдым,
Мең күрсәм дә туймадым.
Җаным-тәнем белән сөйдем —
Хисләремне тыймадым.

Тыйган чаклар да булгандыр —
Мин аларын тоймадым.
Мәҗнүн кебек, Таһир кебек
Яратам дип уйладым.

Тик мин әле ул чагында
Ярата белмәгәнмен:
Сине гөлгә күммәгәнмен,
Утларга кермәгәнмен.

Мин бит сине яратырга
Өйрәнеп кенә киләм,
Синең күңел кылларыңа
Көйләнеп кенә киләм.

Яраттыра беләсең син
Хәзер инде үзең дә…
Гомер булгач, күрдек менә
Мәхәббәтнең көзен дә.

17.10.03

Available translations:

Tatarish (Original)