Өннәремдә күргән төшләрем бу...

Category: Poetry
Өннәремдә күргән төшләрем бу,
Өннәремә кергән төшләрем:
Күргәнем бар канат ныгытканда
Кош баласы егылып төшкәнен...

Зәңгәр күкләр алдадымы шулай —
Кош баласы, кая ашкындың?
Талпынганда чиксез киңлекләргә
Упкын йотты...
Кемгә аш булдың?

Минем дә бит якты хыял белән
Канат җилпеп очар көннәрем.
Саташулы шушы төшне күрдем —
Һәм...
   сискәнде кинәт өннәрем.
Төшме, өнме
   барыбер...

Һәлакәтнең
Барлыгына күңел төшенде.
Төшкә кергән өндә килә диләр,
Юрамагыз минем төшемне!

Available translations:

Tatarish (Original)