Октябрь төне

Category: Poetry
(«Янар таулар» трагедиясеннән.)

Төн.
Тиле җил!
Ник тәрәзәмнән кереп,
Яндырып  куйган  шәмемне сүндереп,
Син качып киттең?!
Минем ак кәгазь өстендә калды кулларым,
Ялгышып, бертуктамый  язган
Сихерле  юлларым...
Төн. Тиле җил!
Ник тәрәзәмнән кереп,
Яндырып куйган шәмемне сүндереп,
Син качып киттең?!
Тән үтә.
Ә мин шулай таш урамнарга карап
Утырам.
Кем син, әй, мескен, нәләтләнгән карак?!
Бүлмәгә күз ташлыйсың да,
Монда шәүләмне күреп,
Яшренәсең?
Мескенем!
А... ник шәмем сүнде минем?
Мин яза идем шундый бер зур төн хакында,
Кайсы төн — таң илчесе,
Килде дә зур таш урамнардан
Тузаннар туздырып,
Тиргә баткан аждаһа бер
Аргамакка утырып,
Сөйләде:
— «Зур нәләтләр,
Зур давыллар,
Көчле   янгыннар   белән
Үчле зур гыйсъян явының
Уртасында «ул» килә!»

А... нигә нурлы шәмем сүнде минем?
Кил, юат, әнкәй, «балам, иркәм!» диген.
«Син язарсың,
Төн үтәр, кояш чыгар да
Син язарсың:
Октябрь төне».
Төн.
Набат тавышы.
Тавышлар:
—  Набат, набат, набат!
—  Сугыгыз!
—  Мең кабат!
Зур набатның көчле тавышы
Җир шарында соңгы кат
Канлы гыйсъян билгесе булсын!
Набат, набат, набат!..

Нәрсә бу?
Кемнәр качалар?
Таш урамнар гөр килә,
Чаң сугалар, туп аталар,
Канлы өннәр   иштелә...
— Кем килә?
—  «Зур нәләтләр, зур давыллар,
Көчле янгыннар белән
Үчле зур гыйсъян явының
Уртасында «ул» килә!»
—  А... хыянәт!
—  А... һәлакәт!
—  Кемнәр ул рөхсәт сорамый
Төрмәләрне ачтылар?
Таш урамнарга, котырган
Юлбарыслардай чабып,
Кулларын   бутый-бутый,
Кемнәр алар, а... качтылар?!
Кайда сез, әй, ант белән
Тәре үбүче сакчылар?!

Капкалар бикле, тәти йортлар караңгы;
Яшренеп,
Куркынып   күзләр  урамнарга   карый...
Ә урамнардан үтә — кемнәр алар?
Кулларында зур чүкечләр, балталар
Берлә чолганган кылычлар, сөнгеләр;
Уртасында
Болгана канлы әләмнәр — билгеләр...
Җырлыйлар:
«Без идек әүвәл сарайларны төзүче ялчылар,
Инде без булдык хәзер зур, куркыныч гыйсъянчылар.

Без бөтен гомер буенча туктамый,
Без озын төннәр буенча йокламый
Эшләдек:
Йортлар төзедек,
Без кызу утлар эчендә эшләдек,
Без түбәндә җир казыдык —
Без бөтен дөньяны төзедек!
Ни өчен безнең балаларны урамга аттылар?!
Ни өчен безне?..
Җавап юк?!
Ташлагыз ут
Шул нәләтләнгән сарайлар өстенә!
Ташлагыз, янгын бөтен илләрне
Алсын, капласын!
Янсын әйдә төрмәләр,
Барлык фахиш йортлар, сарайлар калмасын!
—  Ягыгыз!
—  Яндырыгыз!
—  Набат, набат, набат!
—  Сугыгыз!
—  Мен. кабат!
Зур набатның көчле тавышы
Җир шарында соңгы кат
Канлы гыйсъян билгесе булсын!
Набат, набат, набат!»
Таң ата...
Авыл читендә күп халык,
Кулларына канлы балталар алып,
Шаулыйлар:
—  Нәрсә бар?
—  Нинди хәбәр, ул кем килә?
—  «Зур нәләтләр,
Зур давыллар,
Көчле янгыннар белән
Үчле зур гыйсъян явының
Уртасында «ул» килә!»

Тан, ата...
Гыйсъян явы әкрен генә
Канлы кырлардан басып җырлап килә;
Уртада «ул» — Октябрьнын билгесе,
Җил белән яу уртасында селкенә.
(Ут булып канат җәя ул
Иске тормыш өстенә.)
Таң ата...
Гыйсъян явы әкрен генә
Канлы кырлардан басып җырлап килә:
«Без черек йөкләрне өстән ташлыйбыз
(Кайсылар безне үлемдәй каплаган).
Иштәсезме?
Без яңа юл башлыйбыз
Мәңге утларга, кояшларга табан!»

Available translations:

Tatarish (Original)