Парашютчы кыз

Category: Poetry
Биек үлән, чәчәкләрдән
хуш ис аңкып тора;
болын. Өстә, парашюттай,
кояш балкып тора.

Ята ул кыз. Йомык күзләр,
тыныч, салкын ятыш;
кыяфәте тыйнак аның
тәвәккәллек катыш.

Әйтерсең лә сикергән ул
үлем кочагына,
парашютта сикергән күк
вакытлыча гына.

Үлеп, шулай үлемнең тик
серен белер кебек;
серен белер дә елмаеп
сөйләп бирер кебек...

Тик үзенең мәрхәмәтсез
дөреслеге белән
ышандыра бу вакыйга,
башны ватып керә.

Керсен! Аңар туры карап,
калган гомеремдә мин
саклыйм аның кыюлыгын,
бирмим үлемгә мин!

Available translations:

Tatarish (Original)