Бер куактан бер куакка
Йөгереп поса-поса,
Кыз килә, җил җилфердәткән
Чәчләрен кыса-кыса.
Ул килә, туктый, карана,
Сүз башлый бик тотлыгып:
— Анда, абый, чәнчелсен лә,
Дошман килеп җитте, — дип.
— Мин, — ди, — качтым, бик ашыктым,
Бу хәбәр җитсен диеп,
Яче, абый, ат тизрәк!
Бетсеннәр янып-көеп.
Кулларым белән кулларын
Тоттым ул кызчык-җанның
Күзләрем белән күзләдем
Алдагы дошман явын.
Анда, урам уртасында
Солдат туктап «җан ала»,
Сыкраналар карт-корылар,
Елый бер ятим бала.
Янда «Максим»,
Мин ут ачтым,
Чәчелде урамга ук.
Бет, кадал, дөмек, явыз җан,
Үз каныңны үзең йот!
Кызчыгым минем янымда,
Шатлыгыннан сикерә:
— Йә, тагын! — ди,
Яшьле күзләре көлә.