Ромашкалар

Category: Poetry
Ромашкалар тирбәлә җилдә
Бер күренеп, тагын күмелеп,
Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр
Кырда качыш уйнаган кебек.

Ромашкалар үскән далада
Искә төште бергә чакларым;
Көтә микән, сагына микән, дип,
Канатларын йолкам аларның.

Юк, ромашка,
Минем йөрәкнең
Януларын баса алмыйсың,
Көтә әле, сагына һаман, дип,
Алдыйсың ич мине, алдыйсың!

Юк, ышанмыйм ромашкаларга,
Алдаша ич алар, алдаша:
Аның кабере өстендә инде
Резедалар үсә ләбаса...

Available translations:

Tatarish (Original)