Сагыш

Category: Poetry
Мин сине шундый сагындым
Беләсен микән шуны?
Ф. Зыятдинова

Кышларыңа карлар ява,
Кышларыңда ак буран.
Сине кышлар сагынган —
Дөньялар ак булган.

Таңнарыңда офык яна,
Таңнарыңда ал томан.
Сине таңнар сагынган —
Дөньялар ал булган.

Киек Каз Юлы сызылган
Төнге күккә, ай, моңнан.
Сине моңмы сагынган?
Дөньяга ни булган?!.

Available translations:

Tatarish (Original)