Серле йомгак

Category: Poetry
Әкияттәге серле йомгак булып
Тәгәрәде тормыш сукмагым,
Озак бардым; ахры, көн батканда
Шушы йортка арып туктадым.
Әкияттәге дию патшасыдай,
Йорт хуҗасы чыкты каршыма.
Балта аскан, бөркет үләксәсен
Бүрек итеп кигән башына.
Әкияттәге төсле тимер капка,
Күз кадәрле тишек капкада.
Дию карап һәр көн шул тишектән
Корбаннарын санап мактана.
Дию өчен көн дә йөз учакта
Кәбаб кыза адәм итеннән;
Шушы йортта икән кара бәхтем,
Мине илдән тартып китергән.
Эх, сез, шомлы әбием әкиятләре,
Кая сезгә җитү чынлыкны?!
Суз җитәрме сөйләп аңлатырга
Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны!
Кая гына аяк атласаң да, .
Саклый монда дию тозагы.
Һәр тыкрыкта улем күләгәсе,
Һәр ишектә коллык йозагы.
Шундый тәртип монда: акылы барның
Балта белән башын чабалар.
Ишекләре бикле килеш яна
Карт аналар, бала-чагалар.
Дию өчен зифа билен бөккән,
Мәхрүм булып аштан, иректән,
Илләреннән куып китерелгән
Хөрмә кебек кызлар, егетләр.
Йөрәк елый, таныш яңакларда
Канлы яшь һәм сулган төс күреп.
Күргәннәрем шомлы әкият кебек,
Кичергәнем авыр төш кебек.
Нәүбәт җитәр миңа, тик мин үлгәч,
Җырләрымны минем кабатлар
Мик юлымда туктап назлап үткән
Гөлҗимешләр, гөлләр, наратлар.
Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда.
December 12, 1943