Серле сумка

Category: Fiction prose
Genre: Fairy-tales

Бер авылда бер мунча була. Ул мунча җенле була. Шул авылда беркөнне бер йортта кызлар,


егетләр белән бергә аулакта утыралар икән, ди. Шунда кызлар әйтә егетләргә:

— Кайсыгыз шул мунчадан таш алып килә, шуны яныбызда кундырабыз, — ди.


Егетләр арасыннан берсе чыгып: «Мин барам», — ди.


Бара бу егет мунчага. Башка егетләр ерактан гына карап торалар инде.


Керә бу мунчага, тота ташны. Шул вакыт кемдер моның кулыннан тотып ала. Бу кычкыра хәзер:


«Җибәр», — ди. «Мине алсаң җибәрәм», — ди ниндидер тавыш.


Егет уйлый инде хәзер, «ярар, алам дип әйтим, җибәрер бу», — ди.


— Ярар, алам, — ди егет.


— Әгәр алмасаң, барыбер үтерәм үзеңне, — ди теге.


— Төнлә сәгать уникедә, йә көндез сәгать өчтә килеп аласың мине, — ди.


Шулай дигәч җибәрә бу егетнең кулын. Ычкынып китә дә егет, өенә кайтып егыла бу хастага. Бик каты авырый бу.


Моны өшкертеп тә карыйлар. Терелми бу. Егетләрдән сүз чыга: «Шу-лай-шулай, ул төнлә мунчада булган иде,


шунда аңа ни дә булса булгандыр», дип. Шул вакыйга булып бер атна узгач, мунчадан килеп кычкыралар:


«Барып ал, юкса терелә алмыйсың, үләсең», — дип.


Нишләсен инде бу егет, китә мунчага. Килә дә мунча тәрәзәсеннән кычкыра: «Алырга килдем, чык», — ди.


Мунчадан бик матур бер кыз килеп чыга, алтын-көмештән киенгән, исең китәр. Кайталар болар икәү.


Кайткач ук бу кыз эшләргә тотына. Бик тиз эшли бу, өйләрне җыештыра, бизи, идәннәр юа, ашарга пешерә.


Бик тә булган инде бу кыз. Кич була. Кыз урынны аерым түши, үзенә бер җиргә, егеткә икенче җиргә.


— Ник бергә түшәмисең? — дип сорый егет.


— Безнең никах юк бит әле, — ди кыз.


— Соң, мулланы чакыртабыз да никах укытабыз, — ди егет.


— Юк инде, — ди кыз, — без аталар гадәтен бозмыйк, никахны егет ягында укымыйлар, кыз ягында укыйлар, — ди.


Ярар. Икенче көнне тарантас җигәләр болар, икәү утыралар, кучер апалар да китәләр. Мунчага килеп җиткәч, кучерны кире җибәрәләр, үзләре мунчага керәләр. Егеткә әйтә кыз:


— Кочакла мине арттан, ди, күзеңне йом, мин ач димичә ачма, — ди.


Егет күзен йома, арттан кочаклый моны. Китәләр болар шулай кайдадыр очып. Бервакытны төрле тавышлар ишетелә, музыка уйный. Кыз әйтә моңа:


— Хәзер ач күзеңне, — ди.


Егет күзен ачып җибәрсә, бик матур бер шәһәргә килеп җиткәннәр болар. Шәһәр тулы халык, җырлыйлар, бииләр, кычкыралар, кияү килә дип. Кыз алып китә инде егетне. Үзе өйрәтеп бара моны:


«Анда ашамлык-эчемлек күп булыр, син һәркайсына да сузылма, тыгылма, ди, мин алган җирдән генә кап», — ди.


Болар керәләр бер өйгә, утыралар. Өстәл тулы төрле азыклар-эчемлекләр. Кыз каян каба, егет тә шуннан гына каба, башка җиргә тыгылмый. Кич булгач, халык тарала да болар яталар. Икенче көн тагы туй, төрле ашамлык-эчемлекләр, бию-җырлаулар. Өч көн шулай туй була.


Кичкырын яткач, кыз әйтә иренә: «Иртән сине бабаң алтын амбарына алып барыр, ди.


Анда бик күптөрле байлыклар булыр, ди. Бабаң шул байлыклардан ал дип әйтер, ди.


Син аларның берсен дә алма, ди, без ярлы кеше, безгә әнә теге сумка да ярар, дип, шунда эленеп торган иске бер сумканы алып чык, ди. Аннары бабаң сине айгырлар амбарына алып барыр, ди, син ул атларның да иң начарын сайлап ал, ди.


Йөгәннәрнең дә яхшысын алма, ди, начар нуктаны сорап ал, ди. Атның башына шул начар нуктаны кидереп кайт», — ди.


Ярар. Икенче көнне бабасы моны ияртеп алып китә. Алып бара моны бер амбарга.


— Менә шул байлыктан ни теләсәң, шуны ал, — ди. Амбарда ни генә юк, алтын-көмешләр, төрле бриллиантлар, бар да бар инде.


— Миңа акча да, алтын да кирәкми, — ди егет. — Әнә шул иске сумканы бирсәң ярар, — ди.


Бабасы моңа:


— Нишлисең соң ул сәләмә сумка белән, ди. Алтын-көмеш, теләсәң кайсын ал.


Егет берсенә дә риза булмый. Шулай дигәч, бабай моңа сумканы биреп чыгара. Киттеләр болар хәзер айгырлар япкан сарайга. Барып керделәр. Анда алтын йөгәннәр белән бәйләнгән унике айгыр тора. Бик яхшылар инде болар.


— Ал әнә шул айгырларның җаның теләгәнен, — ди бабасы.


— Юк, бабай, — ди егет, — минем ул айгырларны сакларлык сараем да юк, ди, азыгым да юк. Безгә — крестьянга — ярар, бир әнә шул алашаны, — ди. Шулай сөйләшә торгач, бирде моңа бабасы алашаны да.


— Атларның яхшысын алмадың, инде йөгәннең яхшысын ал, — ди бабасы.


— Юк инде, бабай, — ди егет, — бу алашага алтын йөгән килешмәс, бир әнә шул начар нуктаны гына, — ди.


Сорагач, бирә инде бабасы.


Шулай итеп, егет сумканы, алашаны начар нукта белән алып килә. Кичкырын ашыйлар-эчәләр да яталар болар. Кыз әйтә иренә:


«Егет, син бүген йоклама инде», — ди. Бераз яткач, өйдәге халык йоклагач, кыз уята егэтне.


Алалар болар сәләмә сумканы, атланалар начар нукталы алашага. Кыз атлана алга, егет артка. Кыз әйтә: «Йом күзеңне», — ди. Йома егет күзен. Китәләр болар яшен тизлеге белән очып. Берсәк вакыт үткәч, кыз әйтә:


«Ач күзеңне», — ди. Егет күзен ачса, болар җир өстеннән баралар икән. Кыз аттан төшеп, җиргә ятып тыңлый, дөп-дөп иткән тавыш ишетелә:


«Безнең арттан куып киләләр», — ди кыз. Болар тагы китәләр яшен тизлеге белән.


Бервакыт әтәчләр кычкырган тавыш ишетелә башлый. Авылга якынаялар икән болар. Шуннан боларны арттан кумый башлыйлар. Килеп җитәләр болар авылга.


Авыл кап-караңгы, бөтен халык йоклый. Авылның кырыенда гына бер тәрәзәдә ут яна. Киләләр болар шул өй янына да, карыйлар тәрәзәдән, бер хатын олан тирбәтеп утыра. Тәрәзә шакыйлар, кыз кунарга сорый болардан.


— И кызым, — ди хатын, — керер идегез дә бит, менә минем чирле кызым бар, ди, ул елый, сез ял итә алмассыз, — ди.


— Ярар, абыстай, ничек тә түзәрбез инде, бергә йокларбыз шунда, — ди кыз.


Шулай дигәч, хатын кертә инде боларны. Бишектә олан елый, һич туктамый. Ашадылар болар, эчтеләр. Олан һаман елый. Кыз сорый башлый инде, ник елый ул олан, дип. Хатын сөйләп бирә инде:


— Шулай-шулай, ди, бу минем кызым, ди. Аңа хәзер унсигез яшь, ди, ашый башласа туйдырып булмый, зур кеше кебек ашый, үзе урыныннан да тора алмый, үзе үлми дә, — ди.


— Абыстай, — ди кыз, — мин синең кызыңны тергезәм, — ди.


— И кызым, ди, ни әйттең иде дә бит, ни сорасаң шуны


бирер идем, — ди хатын.


— Миңа берни дә кирәкми, — ди кыз, — тик мин синең кызың белән ни генә эшләсәм дә, бәйләнмә миңа, — ди.


Кыз хәзер хатынга бик кызу итеп мич ягарга куша. Хатын яга мичне, кыздыра. «Хәзер бер себерке китер», — ди кыз. Китерә бу хатын себеркене. Кыз бишектән баланы ала да, себерке белән кыйный башлый. Үзе нидер сөйләнә: үзенекен ал, безнекен бир, дип. Берничә мәртәбә шулай әйтә дә баланы мичкә ыргыта.


Абыстай:


— Аһ, баламны харап иттең, — дип, кычкырып елап җибәрә. Кыз аңа:


— Елама, абыстай, ди, ул синең балаң түгел, ди. Синең балаң мин, ди. Бала вакытта мине җен алыштырган иде, — ди.


Шулай итеп кыз адәм баласы була инде. Теге бабаларыннан алган сумкада акча беркайчан да бетми хәзер. Ат та бик яхшы булды. Болар бу авылда бераз торалар да, кызның әнисен алып, егет авылына кайтып китәләр. Әле дә булса шунда бергә-бергә торалар, ди.