Шагыйрь кайтты

Category: Poetry
Хәсән Туфанга

Суга батып йөз ел яткан имән
Таштай ныгып чыккан шикелле,
Арабызга шагыйрь кайтты исән,
Олы җанлы, якты фикерле.

Кеше гомере кыска, тик бер генә,
Фәкать иҗат мәңге үлемсез!
Көчле җырларыңны син бир генә,
Халкың көтә аны түземсез.

Батыр булдың җырда, язмышыңда,
Йөрәкләрне хисең яндырды.
Килер буын әйтер:
— Туфан монда,
Җырларын ул бездә калдырды!

Available translations:

Tatarish (Original)