Шагыйрьгә

Category: Poetry
Булса синдә Әфләтунның акылы,
Садәлеге керсез сабыйның,
Дәрвишлеге Хуҗа Насретдинның,
Исәрлеге Мәшрәп сафиның,
Телгә оста булсаң Чичән кебек,
Уйга — йөгерек, дала атыдай,
Гаделлеккә Нәүширваннан гадел,
Юмартлыкка булсаң Хатом-Тай...
Анда да син камил түгел, шагыйрь!
Җитми әле Хәйям касәсе,
Һәрдәм тулы шатлык шәрабына!

Бар әле, бар күкрәп-яшьнәсе,
Салават күпере салып күңелләргә
Коясың бар хисләр ләйсәнен,
Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте
һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!..

Син кәрванбаш нар дөягә охшаш —
Күпме йөкләр сиңа артыла!
Тик истә тот: иң мөкатдәс йөгең —
Тугрылыклы булу халкыңа.

Available translations:

Tatarish (Original)