Син — горурлыгым, Казан

Category: Poetry
И Казан, нурлы Казан, яңа калам,
Туып синдә үскәнемә шатланам.

Яшь Ленин салкын, кара бер заманда
Кояшлы байрак күтәрде Казанда.

Ауды бит канлы кара кош дивары;
Ленин байрагы җилферди югары!..

И Казан, нурлы Казан, син зур калам,
Туып синдә үскәнемә шатланам.

Баш иеп, Казан, һәрбер почмагыңа,
Сыенам зур бәхетле кочагыңа.

Хис итәм миллион йөрәкнең тибүен,
Һәр ягың җанга рәхәт нур сибүен.

Эшчеләр горурлыгы - заводларың,
Нурга нур — фән-мәгърифәтең утлары.

Цехларда кайный хезмәт ярышлары,
Алга өнди Сәйдәшең маршлары!

Һәр милләт тигез, туган, нык дуслашкан,
Мәңгегә син Мәскәү белән тоташкан.

Ал Байрак җиргә нур сипкән заманда,
Мин яшим Ленин яшәгән Казанда!

Available translations:

Tatarish (Original)