Син сазыңны уйнадың

Category: Poetry
Моңланып ай нурларында
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

   Уйладым мин яшьлегемне, 
   Син сазыңны уйнадың!

Кайгылы күңлем тавында
Яңгырады кылларың;
Яңрады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым;
Үтте айлар, үтте еллар
Түзмәдем мин, егъладым.

   Үтте айлар, үтте еллар, 
   Син сазыңны уйнадың!

Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап,
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.

   Яңгырап үтте гомерләр, 
   Син сазыңны уйнадың!

Available translations:

Tatarish (Original)