Сискәнү

Category: Poetry
Сискәндерә яфрак кыштырдавы,
Ябалакның ялгыз тавышы.
Сискәндерә карлар шыгырдавы,
Боз астыннан елга агышы.

Сискәндерә чыкның яшьле күзе,
Күбәләкнең канат кагышы.
Кинәт тамган тамчы сискәндерә,
Сискәндерә Кояш баешы.

Атыла да
Сискәндерә йолдыз,
Төнге күкне бүлеп уртага.
Сискәндерә иртә килгән кышлар,
Язлар соңга калып шом сала.

Сискәндерә яумый үткән болыт,
Урманнарның көзге сагышы;
Ялгышларның баткак юлларында
Күмелеп калган кеше язмышы.

Сискәндерә язын, көдән калган
Бөреләрнең яфрак яруы.
Сискәндерә төнге учакларның
Күзләремә карап януы.

Сискәндерә бар гамьнәрне җыеп
Бу көннең дә үтеп барышы.
Сискәндерер гомер.
Сискәндерер...
Искән җилдер гомер агышы.

Available translations:

Tatarish (Original)