Сөембикәнең хушлашу догасы

Category: Poetry
Алар җиңде...
Безнең кулдан кылыч төште.
Миңа - әсирәгә - әзерләнде бөят.
Алып китә алар мине түгел, халкым,
Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.

Хуш, бәхетсез халкым! Мин калдырам сине
Алларыңда торган мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш...

Утлы кузлар атып яна мәгърур кала.
Елантауда кешни яралы яу аты.
Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп,
Безнең данны
алар
шул учакка атты.

Соңгы өметләр дә беттемени янып?
Кайнап бетте Казан... җиңүчегә - табын!
Ташланмадым текә, биек манарадан -
Очты манарадан, халкым, синең даның.

Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр!
Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел!
Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта
Ханың түгел - кызың гафу сорый, Идел!

Гафу сорый кызың - зәңгәр дулкыныңа
Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел!
Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел!
Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел!

Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым!
Тәхетең дә китте, бәхетең дң бетте -
Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер -
Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте.

Чорлар үткәч, күккә
карап искә төшер -
Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер...

1978

Available translations:

Tatarish (Original)