Столовойның кызлары
Бар да шундый «ягымлы»:
Тиргәп, сүгеп, кычкырышып
Әзерлиләр табынны.
Шундый уңган кызлар алар,
Шулкадәр булдыклылар:
Чәй сорасаң, тоз бирәләр
Столовойныкылар.
Столовой кызларының
Чисталыгы чаграк.
Кулларыннан да бигрәк
Телләре пычракрак.