Сүз

Category: Poetry
И минем телдә курыкмас утлы сүз булса иде,
Уктан үткен сүзләр илә йөрәгем тулса иде.

Чәчәр идем бу җиһанга ут белән ялкынны мин,
Уятыр идем изелгән, йоклаган халкымны мин.

Һәм мөкатдәс көрәш туын биек җиргә кадап,
Сөйләр идем бер нотык, алдымдагы илгә карап.

Уяныр иде халык калтыранып, хәйран калып,
Көтәр иде әйтәчәк сүзне, тынын эчтән алып.

Менә бер минут... Кинәт — яңгырый ачы тавышым минем,
Зур золымны тасвир итеп, ага чын яшем минем.

Available translations:

Tatarish (Original)