Сыкылы таң

Category: Poetry
Тыңлыймчы ак тынлыгыңны,
Ак бәсле тугай!
Сискәнеп куйды таңтирәк -
Төш күрә бугай...
Таңтирәккә язгы төшләр
Кергәнме әллә?
Адашып язның былбылы
Килгәнме әллә?
Кунгандыр былбыл нәкъ шушы
Тирәкне сайлап,
Үзе белгән сөю җырын
Туйганчы сайрап.
Йокыга талган тирәкне
Сискәндергәндер -
Таңтирәкнең җаныдыр - җыр,
Ә җан - бердәнбер...
Шулайдыр... Ак бәсле тугай
Тынлыгын җуйды...
һич тә көтмәгәндә генә
Кош сайрап куйды!
Менә шундый хәлләр булды
Сыкылы таңда!
Былбыл моңы кереп тулды
Тәмам бу җанга...
Зәңгәр күккә шыгрым тулган
Йолдызлар арасыннан
Берсе күңел нуры булып,
Нәкъ җанга тама сыман...

Available translations:

Tatarish (Original)