Тәмәкене ничек ташларга?

Category: Poetry
Тәмәке ташларга
Кушалар врачлар да.
«Лекция» укый хатын да
Шул тәмәке хакында.
— Сиңа нәрсә булгандыр,
Ике пачка «Беломор»
Көн саен син ашыйсың,
Күпме расход ясыйсың,
Бик күп китә акча, — ди, —
Җитәр инде, ташла, — ди.
Ике пачка «Беломор»
Җитми әле миңа ул.

Мин ташламакчы булып,
Йөрдем конфет та суырып.
Канәфер чәйнәп бактым,
Чиминкәсен дә чактым.
Һич тә ташлап булмый бит,
Көн дә бер кило конфет,
Яхшы шоколад ашыйм,
Имеш, тәмәке ташлыйм.
Өйрәнеп китте авыз,
Тәмлесен тели явыз,
«Беломор»ны ташладым,
«Казбек» тарта башладым.

Available translations:

Tatarish (Original)