Яз, ни язсаң да, синең бар — язганыңның нашире;
Ашлыгың үстисә — бир, тайярдыр аның гашире.
Тик онытма: бер заман гүргә керер ялгыз башың;
Һичберәү булмас яныңда: иптәшең һәм кардәшең.
Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч хәлгә керер;
Уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер.
Дөньяда булган кеби язганнарынның нашире,
Монда да кортлар — синең үлгән тәнеңнең «нашир»е.
Үстисә — үсте исә.
Тайярдыр — әзердер.
Гашир — гошер алучы.
«Нашир» — «таркатучы, черетүче» мәгънәсендә.