Татарстан — минем республикам

Category: Poetry
Татарстан — минем республикам — 
Россиянең матур җирендә.
Ленин аңа үзе исем кушкан,
Зур бәхетләр теләп гомергә.

Багана юк аның чикләрендә,
Сакчы тормый капка төбендә.
Идел аша — тимер күперләре,
Ак юллары — зәңгәр күгендә.

Карлары бар аның, язлары бар,
Ташкыннары җырлый торганнар.
Ераклардан туган йортларына
Сагынып кайта безнең тургайлар.

Умырзая күрсәң гаҗәпләнмә,
Чәчәкләр күп язлар илендә.
Татарстан  — минем республикам —
Россиянең матур җирендә.

Көмеш чишмә кайда чыга дисәң,  —
Безнең якта андый чишмәләр,
Сандугачлар алсу иртәләрдә
Су алырга кызлар төшәләр.

Гүзәл кызны күрсәң, гаҗәпләнмә,
Гүзәлләр күп каен илендә.
Татарстан — минем республикам — 
Россиянең матур җирендә.

Башка илләр миңа кирәк түгел,
Хыялым юк минем ул хакта.
Әкияттәге кебек матурлыкка
Күз алдымда күпме юл ята!

Беркөн барсам — тагын яңа шәһәр,
Тагын барсам — яңа бистәләр.
Мин ышанам хәзер: «Кояшны да
Җир астыннан таптык!»  — дисәләр.

Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә,
Батырлар күп татар илендә.
Татарстан — минем республикам  — 
Россиянең матур җирендә.

Ленин аңа үзе исем кушкан,
Зур бәхетләр теләп гомергә.

Available translations:

Tatarish (Original)