Тау елгасы

Category: Poetry
Ник ярсый бу елга,
Ник шаша, ник таша?
Тын акса ни була,
Җай гына, уртача?
Нигә бу дулкыннар,
Нигә бу кубекләр?
Нидәндер куркынган,
Котырган кебекләр.
Бер ага җәелеп,
Киңәеп, кинәнеп,
Ярларга бәрелеп,
Нәрсәдер сөйләнеп.
Бер кинәт, котырып,
Сикерә ташларга.
Бер тагын, онтылып,
Чокырга ташлана.
Бу нинди наян су!
Кем айкый соң астын?
Ник болай ул ярсу,
Ник болай ул шашкын?
Түзмәдем, ахрысы,
Сорадым елгадан.
— Ник, - дидем, - сабырсыз,
Тынычсыз син һаман?
— Мин, - диде, - бик озак
Яттым җир астында.
Иреккә, ди, сусап
Һәм йончып салкынга.
Мин булдым коллыкта,
Тарлыкта, хурлыкта,
Мин хәзер кинәнәм
Җир, һава муллыкка.
Елларча җыйналган
Нәфрәтне һәм дәртне
Мин хәзер чыгарам
Гайрәтле, йөрәкле.
Мин көчле, ирекле,
Дулкынлы, күбекле.
Алдагым өметле,
Бүгенгем курекле!
Мин котлыйм кояшны,
Мин хурлыйм җир астын!
Шуңарга мин ярсу,
Шуңарга мин шашкын!
October 28, 1943