Тауның ташын алып китим мәллә?

Category: Poetry
Тауның ташын алып китим мәллә?
Туган якны сагынып, кошлар сыман,
Басып сайрармын,
Илгә илбасарлар явы килсә,
Кылыч кайрармын.

Тауның ташын алып китим мәллә?
Шул тарафтан искән җилләр аша
Хәбәр көтәрмен,
Бәла килеп, берчак утсыз калсак,
Чакма итәрмен.

Тауның ташын алып китим мәллә?
Үлем килгәч, туфрагыма шушы
Ташны куярлар:
«Җирнең моңлы бер баласы» дигән
Җөмлә уярлар.

Тауның ташын алып китмим инде...
Күтәрәлмәс авыр хәсрәт төште
Газиз башыма.
Таш куйдым да, әнкәй, баш куйдым мин
Каберең ташына.

Тауның ташын алып китмим инде...
Туган туфрагыңнан көчләр алып,
Сау булып калдың.
Гомерең буе таулар күтәрдең дә...
Тау булып калдың.
Тауның ташын алып китмим инде.

Available translations:

Tatarish (Original)