Теләк

Category: Poetry
Алсу таң ата еракта,
Алтын нурларын сибеп.
Сандугач сайрый куакта,
Шатлык иртәсен сизеп.

Таң куа төннең карасын,
Төн бирә көнгә урын,
Шул чак җыр җилпи канатын,
Каршылап таңның нурын.

Җырларым халык күңленә
Якты нур сипсен иде,
Һәр юлы туган илемә
Файдага китсен иде.

Алсу таңнарның җырымда
Нуры чагылсын иде,
Һәр сүзендә, һәр юлында
Яшәү табылсын иде.

Available translations:

Tatarish (Original)