Төрмә сакчысы

Category: Poetry
Йортым ишеген саклап, сакчы йөри,
Җиңнәрендә «сөңге» билгесе.
Йөрәгемә кадак каккан кебек
Аның салмак атлап йөреше.
Куркып аның ерткыч күзләреннән,
Тынып калган тирә-әйләнә.
Җир сыкрыйдыр кебек ул басканга,
Кояш аңа артын әйләнә.
Кешелеккә ямьсез бүкәй булып,
Кулларына тотып камчысын,
Ул утыра менә төрмә саклап, —
Коллык, вәхшәт, үлем ялчысы.
Тоткыннарның йөрәк итен чукып
Үтә аның козгын тормышы.
Аңа икмәк — кан һәм күз яшьләре,
Мәхкүмнәрнең соңгы сулышы.
Белсә иде шакшы бу кулларның
Күпме гомерләрне буганын,
Җир күтәрмәс иде бу кешене,
Кояш бирмәс иде нурларын!
1943