Төзүче

Category: Poetry
Күкне чуарлап
Йөзә болытлар,
Болытка җитә
Без салган йортлар.

Һәрбер кирпече
Безнең кул көче.
Нинди иҗатка
Булдыклы кеше.

Файдасыз яткан
Таштан, балчыктан
Чыга ул калкып
Буш бер чатлыктан.

Башта ул әле
Нәкъ биләүдәге
Яшь бала сыман,
Биләп алынган.

Биләгән аны
Такта челтәре,
Юк әле каны,
Юк әле тәне.

Тиз басар сафка
Ул үсеп җитеп,
Карап торырсыз,
Исегез китеп.

Кем яшәсә дә
Бу матур йортта,
Бу йортның туган
Көнен онытма!

Тормышың үтсен
Кызыклы, ямьле,
Күчкәч, күңелле
Үткәр бәйрәмне.

Бер теләк сиңа,
Сүзем юк бүтән.
Төзүче өчен
Бер бокал кутәр!

Бу йортлар бездә
Туарлар йөзләп,
Тудыра аны
Иҗат һәм хезмәт.
October 1943

Available translations:

Tatarish (Original)