Туган ил

Category: Poetry
Чүлләрдә үсте чәчәкләр,
Бакча булды далалар,
Калкып чыкты зур калалар:
Бу – безнең абыйлар эше,
Беләсезме, балалар?!

Бодайлар үсә кырларда,
Пешә алсу алмалар,
Җир астыннан нефть ургый:
Бу – абый-апалар эше,
Беләсезме, балалар?!

Зур заводлар, фабрикалар,
Ап-ак йортлы калалар,
Кыюлар, батырлар иле:
Бу – безнең туган илебез,
Беләсездер, балалар?!

 

Available translations:

Tatarish (Original)