Тургайлар килде

Category: Poetry
Яз килде,
Язгы җыр булып,
Канат кагып тургайлар килде.
Уятты
Алар йөз еллар
Йокымсырап яткан тын җирне.
Шушы яз шикелле матур,
Киләчәгебез якты.
Килдек, килдек бөтенләйгә
Яратып шушы якны.
Ай, матур
Тормыш башланды
Чирәм җирләр, иркен аланда!
Яңгырый
Җыр дала буйлап
Җәен, кышын, язын — һаман да.

Бу безнең яшьлек авазы
Мактый матур, яңаны.
Килдек, килдек бөтенләйгә
Яшәртергә даланы.
Без — кыю
Йөрәкле яшьләр,
Икмәк өчен көрәш башладык.
Һәр җирдә
Безнең бу эшкә
Ярдәм итеп тора бар халык.
Авырлыкларга түзәрбез,
Без яулыйбыз яңаны.
Килдек, килдек бөтенләйгә
Яшәртергә даланы.

Available translations:

Tatarish (Original)