Тыныч йокла

Category: Poetry
Тыныч кына синең күкрәгеңдә
Леп-леп итеп типкән йөрәгең.
Йокла инде мәңге йокы белән, —
Җирдә рәхәт тормыш күрмәдең.
    Син сугыштың, газиз бөрадәрем,
    Айлар үтеп, еллар тулганчы.
    Ярлыларга рәхәт гомер теләп,
    Актык көрчекләрең чыкканчы.
Бардың каршы һаман капиталга,
Җир йөзеннән себереп түгим, дип.
Ирешалмадың, туган, максатыңа,
Җаның бирдең изге юлда тик.
    Син югалдың һәм без югалырбыз,
    Безгә үлем түгел берни дә. Үкенечсез,
    туган, безнең үлем,
    Идеал калыр бары мәңгегә!

Available translations:

Tatarish (Original)