Уфа каласы ни өчен матур?

Category: Poetry
Уфа каласы ни өчен матур?
Беләм, дускаем, беләм серләрен.
Мин синең белән йөрим урамда,
Миңа елмая синең күзләрең.
Очраштым бүген синең шәһәрдә,
Кирәк түгел лә мактап сөйләргә.
Мин дә эндәшмим, син дә эндәшмә,
Уфаның яме — синең күзләрдә.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа, -
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья.

Таудан-тауларга кояш күченә,
Сиңа да миңа балкый шикелле.
Салават батыр корыч атында
Сине дә мине саклый шикелле.
Нинди шәһәрләр җирдә күрмәдем,
Булмады минем кайда йөргәнем.
Уфа дисәләр, сине сагынам,
Уфа дисәләр, яна йөрәгем.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа, —
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья.

Available translations:

Tatarish (Original)