Унтугыз иван

Category: Poetry
Европада, сөзәк тауда,
Үсә бер имән;
Имән төбендә утырган
Унтугыз Иван.

Барын саныйк, һичберсе дә
Чыкмасын истән:
Рус, чех, грузин, белорус,
Португал, испан.

Һәммәсендә — ачык күңел,
Илһам, көч, сәләт;
Әрмән, латыш, грек, француз,
Итальян, поляк.

Тыңлап тора берсен-берсе,
Алмыйча тын да.
Румын, эстон, литвалылар
Утырган монда.

Чалт аяз күк — түшәм булса,
Яшь чирәм — идән.
Немец, мадъяр, инглиз, болгар
Унтугыз Иван:

Ваня, Вано, Авонас,
Янка, Янок, Ян;
Янус, Янос, Ионас;

Хуан, Жуан, Жан;
Янис, Йоһан, Иоан, Ион,
Жанис, Джанни, Джон.

Дөрләп учак янып тора,
Алда — зур табын.
Каршылый алар бергәләп
Ямьле җәй таңын.

Бар да аңлый якын дуслык,
Туганлык телен,
Кулдан кулга күчеп йөри
Зур көмеш челем.

Уртак хистә бергә тибә
Унтугыз йөрәк.
Җырлыйлар имән янында,
Тынычлык теләп.

— Туган әнкәм — карт Европа,
Ул гел яшь, гүзәл.
Ясыйк шунда дуслык үскән
Мәңгелек түтәл!

Пуля түгел, безнең өскә
Саф яңгыр яусын;
Сугыш түгел, дус-иш яккан
Учаклар янсын!

Әйтәбез бүген бергәләп,
Дөнья син, инан:
Бер-берсенә мылтык атмас
Унтугыз Иван!

Ракеталар очсын әйдә
Космоска таба.

Available translations:

Tatarish (Original)