Упкын

Category: Poetry
Су коена ялгыз бер сылу кыз
Ай нурында, агым елгада,
Аккош төсле җитез йөзеп китә,
Балык төсле чумып югала.
Алка-алка булып ак дулкыннар
Чорналганнар нечкә биленә.
Энҗе сипкән ука чәч толымы
Дулкынланып төшкән иңенә.
Мәрмәр тәнен коча ай нурлары,
Су өстендә көмеш тавышлар.
Айга көндәш сылу кызга карап,
Таң калганнар таллар, камышлар.
Куа-куа йөгерек дулкыннарны,
Кыз тирәнгә керде, онтылып.
Упкын тартты кызны су төбенә,
Ямьсез тавыш белән котырып.
— Коткарыгыз, батам,— дип кычкырды
Кыз, кулларын сузып упкыннан,
Кыз тавышын ишетеп, йөгереп чыкты
Юлчы егет акбүз йортыннан.
Йөзеп керде егет,
Яр башына
Алып чыкты кызны, коткарды,
Ай нурында кызның алсу йөзен,
Сылу сынын күреп сокланды.
* * *
Ник елмайдың, утлы карашыңны
Йөрәгемә кадап, акыллым!?
Нигә, серле гыйшкың упкынына
Алып кереп, мине батырдың?
Оныттырдың сөю дулкынында,
Шатлык, кайгы, гамьнең һәммәсен!
Әкияттәге шаян, сылу тәнле
Су кызымы идең әллә син?
Хәтреңдәме, суга баткан чакта,
Суздым сиңа ярдан кулымны!
— Рәхмәт! — дидең, ләкин йөрәгемә
Син кададың сөю угыңны!
Инде хәзер кулың сузарсыңмы,
Хәят диңгезендә, иректә
Йөзгән чакта, гыйшкың упкынына
Кереп баткан моңлы егеткә?
November 1943