Яфрак явымы

Category: Poetry
Әллә нинди еллар көтә-көтә
Асыл еллар үтеп киткәндә,
Бу тауларда түгел, без булырга
Тиеш бүтән җирдә, бүтәндә!
Серле еллар көтеп яшәдек без,
Гади гомер безгә ник кирәк?
Яшәгәнбез каен сабагында
Көзге яфрак сыман җилфердәп...
Йә, шушымы булды җирдә яшәү?
Сулыш өзелер йә өзелмәс...
Булмый болай! Күктән, гарешләрдән
Бәхет үзе безгә түгелмәс!
...Сары каен яфраклары ява...
Дөнья - алтын! Көзге тантана!
Нишләптер гел безнең өчен генә
Яфрак-яфрак булып кан тама...

09.09.98.

Available translations:

Tatarish (Original)