Ялгыз сандугач

Category: Poetry
Безнең өскә гүя ниндидер көч
Авыр, кара йолдыз кабызды -
Өер-өер ач бүреләр улый
һәм сандугач сайрый - ялгызы...

Тәкъдирме бу?
Явыз ихтыярмы?
Безнең утны кемнәр сүндерде? -
Үз нәҗесе белән уйный Ватан.
Барып җиттек -
Ватан тилерде.

Үксүеме, сайравымы - белмим,
Әллә инде җанын юата -
Котырган ил сандугачы сайрый
Япа-ялгыз гына Куакта.

Кара гарасатлар кайнаганда
Нинди зәгыйфь бу өн, нинди саф!
Җиһан үзе җимерелер сыман
Шул сандугач тик бер ялгышса..,

Тупландылар кыргый өерләргә
Адәм балалары юлларда.
Шулай уңайлырак - ботарларга,
Шулай уңайлырак - уларга.

Күзләр - куздай!
Сырт йоннары торган!
Тешне кычыттыра мең афәт -
Портретың шушы,
Яна заман,
Шушы, бәндәм, безнең кыяфәт.

Шул булырмы соңгы сурәтебез
Безнең - сөя белгән халыкның?
Син кайлардан килдең, кара йолдыз?
Нигә безнең күктә калыктың?

Ач өерләр туеп ял итәрләр,
Ырылдашып җирдә җан кыйгач,
Һәм шуларны
ярлыкауны сорап,
Өзгәләнер ялгыз сандугач...

1992

Available translations:

Tatarish (Original)