Янар таулар

Category: Poetry
Җир шарының мәркәзендә
Мәңгелек бер көч белән
Кайный гыйсъянчы атомнар,
Кайныйлар
Бик бөек бер үч белән.

Без —
Шул гыйсъянчы атомнардан
Җыелган яу булып,
Бер янар тау уртасыннан
Куркыныч ут тау булып,
Кап-караңгы  пәрдәләргә
Чормалып чыктык та бер
Җырладык
Гыйсъян җырын:
— А, атомнарны кояштан
Каплаган җир катлавы,
А, кояшны   без — атомнардан
Яшергән көл тавы!
Без менә чыктык янар таулар булып,
Җирнең утлы мәркәзеннән яу булып.
Сезгә —
Безне   каплаган   зур   пәрдәләр,
Сүнгән  атомнар,
Тарихлар,
Гәүдәләр;
Сезгә —
Безнең өстебездә йөк булып,
Атланып торган черек үләксәләр!..

Без — атомнар мәңгелеккә буйсынып,
Киң фәза —
Мәркәз тирәсендә һаман
Әйләнеп йөрдек кояшларга табан,
Ут теләп,
Хәят теләп.
Ә сез һаман
Капладыгыз безне гел
Аска табан...
Без менә чыктык янар таулар булып,
Җирнең утлы мәркәзеннән яу булып,
Сезгә —
Безне каплаган зур пәрдәләр,
Сүнгән  атомнар,
Тарихлар,
Гәүдәләр;
Сезгә —
Безнең өстебездә йөк булып,
Атланып торган черек үләксәләр!..
Без, караңгы пәрдәләргә чорналып,
Мәңгелек көрәш уты белән янып,
Җырлыйбыз өске кабатларга карап,
Куркыныч гыйсъян курайлары алып:
— Без  черек йөкләрне өстән ташлыйбыз
(Кайсылар безне үлемдәй каплаган).
Иштәсезме?!
Без яңа юл башлыйбыз
Мәңге утларга, кояшларга табан!
Искереп бетте:
Тарих,
Еллар,
Гасырлар,
Дөньялар...
Искереп бетте гомер,
Барлык
Фәза,
Тормыш...
Алар
Искереп чергән диварлардай аудылар,
(Безнең өскә)
Алар капландылар...

Алар капландылар...
Канлы гыйсъян,
Соңгы гыйсъян!
Без беренче кат набат суктык,
Икенче кат набат суктык,
Өченче кат набат сугып менә,
Ташлыйбыз гыйсъян  авазы
Җир шарының өстенә.

А, кояш күрми: түбәндә,
Интегеп гомер буе,
Яшренеп Җир мәркәзендә,
Кайнаган   гыйсъян уе.
А, җәберләнгән атомнар,
Йә, сәгать сукты менә,
Чыгыгыз җимереп коточкыч
Зур янар таулар булып
Безне кояштан яшергән
Төнге золмәт өстенә!..

Без, янып сүнгән атомнарны
Түбәндә калдырып,
Киң фәза, бушлык эчендә
Яңа  йолдыз яндырып,
Яңадан
Бертуктамый, һаман, һаман
Без йөзәрбез мәңге утларга,
Кояшларга табан...

Фәза — күктәге бушлык.

Available translations:

Tatarish (Original)