Янгыр

Category: Poetry
Көн кызды, кызды һава монарланып,
Сагымлап кыр белән дала чобарланып.
һава тымык-гшылт итми!.. Кысылды тын:
Ядгыр көтә җирнең йөзе комарланып...
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып гайрәт белән ужарланып,
йөгертеп өермәләр, истереп җил
Ачулы Килә атылып, йомарланып...
Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,
Бушанды күк - яңгырны коеп түкте.
Күк селкенеп украна), җир сыгыла,
Нәдер итеп ходаемга халык сыгына.
Мал чулашьш уртага алып балаларын,
Баш ияләр куеп арка җил агына.
Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
Җан-җәнлек су тавышы тулды җиһан,
Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.

1906

Монарланып - һаваның куерып, зәңгәрләнеп һәм ерактан болыт төсле булып күренүе.
С агымлап - куерып, мираҗланьш, буланып.
Комарланып -сусап, зарыгып мәгънәсендә.
Ужарланып - котырынып.
Украна - ыңгыраша. Борынгы үзбәк телендә ат кешнәвен аңлата.
Чулашып - куркышып.

 

Available translations:

Tatarish (Original)