Язгы тамчылар

Category: Poetry
(Тамчылар маршы)
Там,
Тамчы,
Там,
Тамчы,
Тамуыңны яратам,
Тамчы-тамчы
Җырларымны
Ак кәгазьгә таратам.
Язгы тамган
    Тамчыларның
    Музыкасын тыңладым.
Шуңар
    Тамчыланып
    Тамды
Күңелемдәге уйларым.
Там,
Тамчы,
Там,
Тамчы,
    Там!
Мин дә, тамчы,
    Тамар идем,
    Тамчыланып
    Тамалсам.
Монда тамдың,
Тагын очып
Кай илләргә тамарсың?
Беләм инде, бу — әйләнеш,
Тамар урын табарсың!
Кем ишетер җырларыңны
Мин дә колак салмасам,
Күп чагында, сине тыңлап,
Тирән уйларга батам.
Там,
Тамчы,
Там,
Тамчы,
Бергә тамыйк ичмасам!
Мин дә тамчыланып
Тамыйм:
Көрәшләрдә аксын кан!

Available translations:

Tatarish (Original)