Ык торналары

Category: Poetry
Ерак-еракларда, тере күлдә
Тонык суда үтте чагылып
Шау яшьлегем! -
Торна кәрванына
Минем еллар китте тагылып...

Ык буеннан кузгалганнар бугай -
Канат җилпешләрен мин таныйм,
Мондый моңлы,
Уйчан талгынлыклар
Тик дулкында була - Ыктагы...

Кыйгач кашларына учны куеп
Торна саный кызлар...
Көз яна!
Бетмәс тавыш килә һавалардан,
Өзгәләнә тавыш,
Сызлана...

Яратып кал җирдә! Яратып кал!
Бер генә ул
сөю күпере...
Көзге тау битендә
Салкын күктән
Торна саный кызлар -
Күпмедер?

Мөмкин түгел микән бу тормышта
Вакытларны куып узарга?
...Торналарны озатасың, ярым...
Кайтмас хатирәдәй
Көз яна!

1982

Available translations:

Tatarish (Original)