Ышандыр

Category: Poetry
Кешеләргә ышанычым белән
Гашыйк булдым гөлгә, каеннарга,
Алсу таңга, тауга, давылларга,
Күккә, җиргә,
Бөтен дөньяга...
Яшәү — сина,
Тормыш — сиңа!..

Кешеләргә ышанычым җуйдым.
Туйдым.
Синнән — дөнья!
Тормыш — синнән!
Яшәү — синнән!
Гөл исеннән...
Каралдылар ак каеннар.
Инде таулар төссезләнде, таңнар,
Адашуга илтте давыллар...
Салкын кочагына суырып алды
Ялгызлык!..
Әйтте:
— Кач син кешеләрдән —
Күңелләре тулы явызлык...
Качтым.
Салкын миңа монда, җаным өши...
Бер-бер очкын сал син җанга,
Кеше!

Һәм ышандыр мине!..

Available translations:

Tatarish (Original)