Зәңгәр күз

Category: Poetry
Зәңгәр күзләр кич-иртән
Кемне көтәләр икән?
Бездәй кара күзленеме,
Әллә бүтәнне микән?

И зәңгәр күз, зәңгәр күз!
Сезнең телдә юк микәнни
Берәр бүтән үзгә сүз,
"Сөям, бәгърем" дигән сүз?

Белгән сүзең: "Кит кире,
Кеше күрә ич, тиле!"
Күзең әйтә: "Кил! Кил! Кил!
Гомерлек яр ит мине!.."

1948

Available translations:

Tatarish (Original)