Җавап

Category: Poetry
Урамнардан күпме эзләсәм дә,
Такташ баскан эзләр табылмас;
Шашкын йөрәкләрнең шат җырчысын
Минем кебек беркем сагынмас...
Ник язмый ул?
(Ә. Г.)

Һәрбер фронт безгә зур көрәштә
Яна җиңү алып килгәндә,
Һәрбер җиңү алып килгән шатлык
Зур ашкыну безгә биргәндә,
Әллә күңлем артык ашкынудан,
Яшем яшькә җитми ардыммы,
Бүгенгенең бөек борылышында
Ыргытылып читтә калдыммы?..

Бүгенгенең чиксез ашкынуы
Авызлыклап тормыш агымын,
Алгы көрәшләрне күздә тотып,
Кызулатты корыч адымын.
Терәк булып безнең теләкләргә,
Урам саен,
Бетоннардан йортлар коела,
Һәр йорт балаң булып,
Һәрбер фасад
Җырың кебек якын тоела...
Хыял безнең өчен чит бер нәрсә,
Һәрбер теләк — якын киләчәк,
Һәрбер совхоз,
Һәрбер гигант колхоз
Яшәү көче безгә бирәчәк!..
Бишьеллыкның бөек гигантлары
Һаман үсә,
Һаман күккә таба үрелә,
Башларыннан инде бөтен дөнья
Республика кыры күренә...
Ә мин җырлый алмый бүгенгене,
Шулай ярты юлда ардыммы,
Зур елларның бөек борылышында
Ыргытылып читтә калдыммы?..
А, юк!
Бу тик болай,
Бу тик әле
Алга бару өчен тукталу,
Күтәренке тавыш алган чакта,
Бераз гына" туктап тын алу...
Мин биш елда үземә бурыч итеп куям
Пушкиннарны узып китәргә,
Республикам миңа әмер итә
Тулы килеш шуны үтәргә!..

Available translations:

Tatarish (Original)