Ачкыч һәм баскыч

Категория: Поэзия
Стенага куелган
Зур сәгать бар бүлмәдә.
Бертуктаусыз йөри ул —
Көндезен дә, төнлә дә.

Ничек ул армый икән,
Аягы талмый икән.
Кем аны йөртә икән,
Ник тек-тек итә икән?..

Уйлый-уйлый барын да,
Торам сәгать янында.
Абый капкачын ача, — 
Нидер эшләп маташа.

Карыйм: сәгать туктаган,
Әйтерсең лә йоклаган.
Абыйга якын килдем:
— Аңа ни булган? — дидем.

Абый башымнан сөйде,
Елмаеп, болай диде:
— Сәгать тиздән терелер,
Тагын яхшырак йөрер.

Ул сәгатьне майлады,
Кулына ачкыч алды,
Нидер эшләгән итте, — 
Сәгать терелеп китте.

Мин шатландым, куандым, — 
Сикереп, биеп алдым:
— Сәгатьне ачкыч йөртә,
Тәгәрмәчен йөгертә.

Аннан күп көннәр узды, — 
Күп көннәр, төннәр узды.
Безнең сәгать туктаусыз
Йөрде ялсыз, йоклаусыз.

Бүген аңар ни булган,
Теле никтер кузгалмый,
Бәлки, ачкычы юктыр, — 
Шуңа ул йөри алмый...

Нәни баскычка басып,
Матур ишеген ачып,
Сәгатькә ачкыч бирдем:

— Менә дару, ал, — дидем.
Көттем аннан, бик көттем,
Көтеп аптырап беттем,
Кычкырдым ул йөрмәгәч, — 
Сәгатем терелмәгәч.

Абыем мине күрде,
Яныма чабып килде.
Баскычка менеп баскач,
Кулына ачкыч алгач,
Нидер эшләгән итте, — 
Сәгатем терелеп китте.

— Җавап бирче сорауга:
Ник, абый, син карауга,
Сәгать йөри башлады, —
Авыруын ташлады?-

Мин сорадым шулай дип,
Җавап бирде болай дип:
— Сәгатьне аңлау өчен,
Аптырап калмас өчен,
Кирәк белем алырга,
Мәктәпләргә барырга.

Белемле булу өчен,
Тырышып уку өчен
Бик күп, бик күп баскыч бар,
Бик күп, бик күп ачкыч бар.

Мин сорыйм:
— Нинди ачкыч?
Йә, абыем, җавап тап.
— Уку йортлары — баскыч,
Белем ачкычы - китап.

Мин шатландым, куандым,
Сикереп, биеп алдым:
— Сәгатьне ачкыч йөртә,
Белемгә китап илтә.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)