Ай калды

Категория: Поэзия
Сараланның аланнары
Сары чәчәк микән дисәң.
Алай гына түгел...
Авыл
Үзе җанда сагыш икән.

Сабантуйда бер кат җыелабыз,
Бер кат майда — бездә зур бәйрәм.
Таралабыз аннан, таралабыз
Ятим-моңсу калган өйләрдән.

Күргән саен — елга ике тапкыр —
Рамил абый үпкә белдерә:
«Ник язмыйсың безнең турыда син,
Зинһар өчен яз дим, бер генә...

Сагыныплар, саргаеплар яшим,
Мин генәме читтә саргайган?!
Ташлап киттек...
Бар да китә, дидек,
Ай китмәгән ласа, ай калган.

Моңсу гына елмайгандай итә,
Үпкәлиме безгә, кем белсен.
Сараланның сары ае калган,
Чит күкләргә ничек эленсен.

Нижнекамда юк ла шушындый ай,
Ай ди тагын, күк тә күренми.
Нижнекамның күге тоташ төтен...
Ә ай монда калган,
 сүгенми...

Такташ ае кебек сүгенми ул,
Җанга үтеп моңсу елмая.
Ятим кала барган Сараданмы,
Туган җирсез — безме жәл аңа,

Шул турыда яз әле бер шигырь...»
Яздым. Яндым. Җаным айкалды.
Иртәгесен мин дә юлда идем,
Ай китмәде, тагын ай калды...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)