Ак каен

Категория: Поэзия
Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр,
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.

Асучылар киткәч, сорый каен:
— Авыртмыймы муеның, Хәйбулла?
— Авыртуга түзәр идем, каен,
Тын алуы бигрәк авыр ла.

Билбау кыса, каен, сулышкайны,
Бушатсана шушы билбауны!
— Бушатыр да идем билбавыңны,
Мин каенда андый кул бармы?

— Бөгелсәнә, каен, иелсәнә,
Аякларым җиргә тимәсме?
— Бөгелер идем, буем каты минем,
Үтәр хәл юк синең киңәшне.

— Сәлам тапшыр, каен, — диде егет,
Тынып калды шунда аннары...
Бер эндәште каен, өч эндәште,
Бүтән бер сүз ишетә алмады.

Яфраклары коела ак каенның,
Яфраклары коела яшь кебек.
Әле булса тирбәләдер төсле
Шул каенга аскан яшь егет.

Әйтсәгез лә шушы ак каенга:
— Елама син, каен, аппагым,
Киң кырларда үзе генә түгел,
Эзе дә юк инде ятларның.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)